Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Әфганстан-йөрәктәге яра

15 февраль рус гаскәрләренең Әфганстан чигеннэн чыгарылып бетүгә 35 ел булуны билгеләп үтәргә, авылдашларыбызның батырлыгына яңадан бер кабат сокланып, аларга дан һәм мәдһия җырлар өчен, аларның түземлеге һәм сабырлыгы алдында баш ияр өчен, Әфганстанда хәрби хезмәттә булган ир-егетләр белән очрашып, һәлак булганнарны искә алу очен бүген мэдэният йортыбызда очрашу уткэрдек.
Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмилэр.
Бүгенге очрашуга килгән Әфганчы ир- егетләребезгэ рәхмәтебезне җиткерәбез. Аларга алдагы көндә саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен телибез.