«Яшь герой - антифашистлар көне»
8 февральдә яшь герой - антифашистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Дөньяның төрле илләрендә фашизмга каршы көрәштә катнашучы яшь геройлар нәкъ менә шул көнне һәлак булган.
Истәлекле көнгә 7 февральдә китапханәдә 4 -8 сыйныфы укучылары өчен «Яшь герой - антифашистлар көне» дигән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Бөек Ватан сугышы елларында башкарылган батырлыклары өчен Ватанның иң югары бүләгенә - Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган малайлар һәм кызлар турында сөйләнде. Укучылар үзләренең яшьтәшләре: Леня Голиков, Зина Портнова, Марат Казей, Вала Котика һәм башка герой-пионерлар турында зур кызыксыну белән тыңладылар.
Батырлык дәресе герой балалар турында презентация карау һәм «Яшь герой-антифашист көне» күргәзмәсен тәкъдим итү, күзәтү белән үрелеп барды.
Мондый чаралар яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә ярдәм итә, ил тарихы һәм узган сугыш вакыйгалары белән таныштыра, гаделлеккә, җаваплылыкка өйрәтә.