Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

"Яман белән юлдаш булма"

Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.

Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе.

Һәрберебезнең экстремизм һәм терроризм корбаны булуы бар. Шикле кешеләр белән очрашканда, иясез әйберләргә тап булганда, нәрсә эшләргә? Ничек бу ситуациядә югалып калмаска?

Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризм да арта. Чит кешеләр, ят автомобильләр дә шундук күзгә ташлана, монда һәркемнең игътибарлы булуы сорала. Районыбыз халкы бер-берсен танып белә, бигрәк тә өйләргә кереп сорашып йөрүчеләр, авыл җирендәге буш йортлар белән кызыксынучылар, төрле мәгълүмат язылган листовкалар таратып йөрүчеләр булса, кичекмәстән 02 номерына, яки 112 номерына шалтырату кирәк. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында, эш урыннарында калдырылган иясез, таныш булмаган шикле әйберләргә кагылмау шарт. Шартлаткычлар төрле формада - тартма, пакет эчендә дә, компакт-диск форматында да булырга мөмкин, теләсә кайда калдырган телефон, сәгать механизмына охшаган предметлар кешедә шик уятырга тиеш. Шикле әйбергә юлыккан очракта, кичекмәстән, полиция бүлегенә хәбәр итү һәм алар килгәнче, бу урыннан китмәү, башкаларның да әлеге предметка кагылмауларын сорау таләп ителә.

Максат: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар