Байлянгарская сельская библиотека - филиал № 5

Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне

2007 елдан Россия Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу – Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүмнәрне искә алу көне.Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу данлыклы авылдашларыбыз, ни кызганыч, бүген арабызда юк инде. Әмма аларның Ватан хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Алар яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар. Без Ватаныбыз азатлыгы һәм иминлеге, киләчәк буыннарның бәхете, тыныч күк йөзе астында яши алуыбыз хакына үз тормышлары белән исәпләшмәгән, гомерләрен дә кызганмаган батырларыбызны хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән искә алып һәйкәлебезгә чәчәкләр салдык, китапханәдә презентация карадык.