Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел

21 февраль Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Ул бөтен дөнья буйлап билгеләп үтелә һәм планетада күптеллелекнең мөһимлеге турында искә төшерү көненә әверелде.

Бу көнне билгеләп үтү кысаларында 21 нче февраль көнне сәг. 10:00 Купка авылы китапханәсендә “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел” дип исемләнгән әдәби дәрес үткәрелде. Балалар игътибарына татар теле һәм мәдәнияте тарихы буенча басмалар, сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр тәкъдим ителде. Туган телгә багышланган шигырьләр, әкиятләр сөйләнде, җырлар җырланды, мәкальләр әйтелде.15 бала катнашты.

21 февраля объявлен Международным днем родного языка. Он отмечается во всем мире и стал днем напоминания о важности многоязычия на планете. В рамках празднования этого дня 21 февраля в 10: 00 в Копкинской сельской библиотеке прошел литературный урок “Иң татлы тел-туган тел, анам сөйләп торган тел”. Вниманию детей были представлены издания по истории татарского языка и культуры, словари, справочники, энциклопедии. Рассказывались стихи, сказки, песни, пословицы, посвященные родному языку. Участвовало 15 детей.