Копкинская сельская библиотека - филиал № 48

15 февраль-Әфганистан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

15 февраль-Әфганистан сугышында катнашкан сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан буген 18 февраль көнне Купка авылы башлангыч мәктәбендә (китапханәче Юзмухаметова Р.) башлангыч сыйныф укытучылары  һәм яшь укытучы Зарипов Илшат белән берлектә “Онытылмый,һич тә онытылмый,хәтерләрдә һаман яңара!”исемле очрашу кичәсе уздырдык.Очрашуга хэрби бурычларын Әфганистан җирендә үткән авылдашларыбыз Минегалиев Мәүлит Вагиз улы һэм Зарипов Рамил Габделбәр улы чакырылды.Кунакларыбыз үзләренең хезмәт иткәндәге уй-кичерешләре белән уртаклаштылар,балаларга үзләренең төпле киңәшләрен биреп тормышта туган авырлыкларга бирешмичә яшәргә дигән төпле киңәшләрен бирделәр.Соңыннан балалар концерт куйдылар.