Ятмас-Дусаевская сельская библиотека - филиал № 43

«Тукай безнең күңелләрдә»

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көн.Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә.Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның иҗаты илебездәге төрки халыклар арасында искиткеч популяр. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе.

23 апрельдә Ятмас Дусай авыл китапханәсе филиал №43 Ятмас Дусай  башлангыч мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга карата "Без Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Бу чарага шулай ук   «Тукай безнең күңелләрдә» исемдәге китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Тукай иҗатына багышланган китаплар, газет – журнал материаллары, шигырьләре тупланган иде. Китапханәче  Тукайның иҗаты, тормыш юлы, әкиятләре, шигырьләре белән таныштырды. Тукайның шигырләрен китап укучылар сәнгатле итеп сөйләделәр.Кичә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Катнаштылар:1-4 сыйныф укучылары  14  укучы.