Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

"Нәүрүз чибәре"

Чишмәбаш авылы китапханәчесе “Татлы балачак” кызыксындыру клубына йөрүче балаларга “Нәүрүз чибәре- 2024” исеме астында осталык сәгате үткәрде. Башта балаларга  Нәүрүз бәйрәме турында әңгәмә үткәрелде .Осталык сәгатенә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Өйдә блинчикларны пешереп әзерләп килдек. Осталык сәгатендә әзер блинчиклардан Нәүрүз чибәре ясадык. Балалар эш барышын бик кызыксыну белән күзәттеләр. Соңыннан шул блинчиклар белән тәмләп чәй эчтек. Без үз күңелебезгә матурлык һәм җылылык бүләк иттек .