Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Ягез әле, кызлар!” бәйгесе

8 март көнне Чишмәбаш авылы клубында ,8 март халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан “Ягез әле, кызлар!” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә авыл яшьләре һәм укучылардан әзерләнгән ике команда көч сынашты.Командаларның кайсы көчлерәк, кайсы җитезрәк икәнлеген билгеләү өчен халык тарафыннан хөкемдарлар да билгеләп куелды.Бәйге кызыклы уеннар , җыр һәм биюләр, җанатарларның матур  чыгышлары белән үрелеп барды. Уен ахырында хөкемдарларга сүз бирелде.Нәтиҗәдә дуслык җиңде.