Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Әле һаман сызлый яралар”

1989 елдан башлап 15 февраль “Әфганчылар көне” буларак билгеләп үтелә. 17 февраль көнне Зур Сәрдек мәдәният йортында , Совет гаскәрләренең Әфган җирләреннән чыгарылуга 35 ел тулу уңаеннан “Әле һаман сызлый яралар” дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне. 

С 1989 года 15 февраля отмечается как” День афганцев". 17 февраля в Большом Сардыкском доме культуры состоялся праздничный концерт “Әле һәман сызлыя яралар” ,посвященный 35-летию вывода советских войск из Афганистана. Для нас этот день- День памяти, чествования тех ребят, которые мужественно, с честью выполняли приказы, данные от имени Отечества.