Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Сталинград сугышы һәрчак хәтердә”

2 февраль көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә яшүсмерләр белән “Сталинград сугышы һәрчак хәтердә” исемле күргәзмәгә күзәтү ясалды. 1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде. Яшүсмерләр Сталинград сугышы турында кыскача мәгълумат алдылар. Сугышка караган коточкыч саннар белән таныштылар. Күргәзмә аша укучылар Сталинград сугышында катнашкан Татарстанлыларның Сталинград сугышындагы катнашы турында мәгълуматлар белән таныштылар. 

2 февраля в Чишмабашской сельской библиотеке с подростками был проведен обзор выставки « Сталинградская битва всегда в памяти». 2 февраля 1943 года вошло в историю как День разгрома немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. Подростки получили краткую информацию о Сталинградской битве. Знакомились с ужасными цифрами, относящимися к войне. Через выставку школьники познакомились с информацией об участии Татарстанцев в Сталинградской битве.