Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Ак карлы Яңа ел!”

30 декабрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсе клуб хезмәткәрләре белән берлектә “Ак карлы Яңа ел!” дп исемләнгән бәйрәм концерты оештырды һәм үткәрде.Бәйрәм концерты матур җыр һәм биюләр, кызыклы күренеш, төрле уеннар белән үрелеп барды.  Шушы яңа туып башланып торган яңа елны  тынычлыкта, татулыкта, муллыкта, барлыкта исән-сау яшәргә язсын. Барыбызга да уңышлар гына юлдаш булсын.Катнашты 35 кеше.