Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Кыш бабайга хат”

4 декабрь көнне традиция буенча, Кыш бабайга балалар теләкләрен әйтеп хат яза торган көн булып исәпләнә.Чишмәбаш авылы китапханәсендә дә бу традицияне искә алып, балалар белән Кыш бабайга хат яздык . Көне очраклы гына сайланмаган : декабрь башында барысы да бәйрәмгә әзерләнә башлый, йортларын бизи, бүләкләр сатып ала һәм иң мөһиме, 4 декабрьдә хат язсаң, ул, һичшиксез ,Кыш бабайга барып җитәргә өлгерәчәк. Һәр бала хат язуга җаваплы карый, хәтта үзен ел буена ничек тотуы, нинди яхшы гамәлләр кылуы турында сөйли. Ахырда үзенең иң яшерен теләкләре, хыяллары белән уртаклаша .