Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

Кара-Елга мәчетендә "Әлифба” бәйрәме.

29 ноябрь көнне Кара –Елга авылы мәчететендә дин дәресләре алучы балалар белән “Әлифба” бәйрәме үткәрелде. Мәчетебездә беренче ел укучы шәкертләребез белән әлифба бәйрәме уздырылды. Мөгәллимнәребез Булат Һәм Эльмира бу бәйрәмне аеруча да үзенчәлекле итеп оештырдылар. Ул дини йолаларыбызны искә төшереп, викторина рәвешендә сорауларга җаваплар биреп, дини мәҗелесләрне үткәрү тәртипләрен аңлатып, Коръәннән шифа аятьләрен укып түгәрәк өстәл артында барды.Катнашты 26 кеше.