Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы”

9 ноябрь көнне Чишмәбаш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында,  Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы уңаеннан “Изге гореф-гадәтләр – милли тәрбия чарасы” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Чараның төп максаты – тормышка һәр яктан әзерлекле, камил, үз милләтенең, матди һәм рухи байлыкларын арттыручы, туган халкының киләчәген кайгыртучы шәхес тәрбияләү.Шулай ук халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.