Чишмабашская сельская библиотека - филиал № 42

“ Музей – халык, милләт хәтере”

22 сентябрь көнне Чишмәбаш авылы китапханәсендә “Музей-халык, милләт хәтере” дигән темада күргәзмә оештырылды. Музей – халык, милләт хәтере, ул халкыбызның бай тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, шәхесләре белән таныштыра. Анда тормыш-көнкүреш әйберләре, борынгы авыл җиһазлары, самоварлар, савыт-саба, иске акчалар... Һәр экспонат тәртип белән матур итеп урнаштырылган.Балалар ул экспонатларны бик кызыксыну белән карадылар.Катнашты 10 кеше.