Челнинская сельская библиотека - филиал № 41

Новости

"Туган телем-иркә гөлем"

21.02.Туган тел көненә китапханәдә укучылар белән "Туган телем-иркә гөлем"-дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдым,күргәзмәдәге китапларга әңгәмә уздырдым.Катнашты 9 укучы.

"Әфганстан-йөрәк ярасы"

Әфганстанда батырларча һаләк булган авылдашыбыз Р.Ваккасовның каберенә дога кылып,венок куйдылар.Әфганчыларга сүз бирелде,соңыннан Әфганчылар белән китапханәдә чәй өстәле артында очрашу булды.Алар укучыларга үзләренең күргән газаплары турында сөйләделәр,сорауларга җавап бирделәр,катнашты 6 кеше,6 укучы.

"Муса Җәлил эзләре буйлап"

Чуллы башлангыч мәктәбе укучылары белән Муса Җәлилне искә алу көненә презентация карадык.Әсәрләре,китаплары белән таныштырдым.Катнашты 5 укучы.

"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл".Спорт уннары.

4.09.16.Татарстан командасы проекты буенча"Сәламәт тәндә-сәламәт акыл"-дигән исем астында укучылар белән спорт мәйданчыгында төрле спорт ярышлары уздырдым.Йөгерү,турникта тартылу,туп ату ярышларында катнаштылар.

"Без терроризмга каршы".Презентация.

3.09.16.Терроризмга каршы көрәш көненә китапханәдә "Без терроризмга каршы"-дигән күргәзмә . Эксримизм һәм терроризм очраклары кызганычка каршы әледән-әле булып тора.Нәрсә ул экстримизм һәм терроризм аның белән ничек көрәшергә әңгәмә уздырдым һәм презентациякүрсәттем.

"Туган җирем-Татарстан".Викторина.

30.08.16.Татарстан командасы проекты буенча китапханәдә "Туган җирем -Татарстан"-дигән күргәзмә,әңгәмә уздырдым.Укучыларны Казанның истәлекле урыннары белән таныштырдым.Шулай ук укучылар белән "Син Казанны беләсеңме?"-дигән викторина уздырдым.Укучылар Казан турында бик күп сорауларга,кроссвордларга җавап бирделәр.

"Балачак мизгелләре".Конкурс.

1 июнь көнне башлангыч сыйныфлар белән халыкара балаларны яклау көненә "Күңелле стартлар"-дип исемләнгән конкурс уздырдык.Укучылар төрле ярышларда катнаштылар.

"Без Тукай оныклары"Күргәзмә.

12 апрель көнне китапханәдә "Гасырлар аша Тукай атлый"-дигән темага викторина уздырдым.Анда Габдулла Тукайның тормышына һәм иҗатына багышланган сораулар бирелде.Катнашты 1-6 сыйныфлар,6 укучы.

Кышкы спартакиада

2016 ел Районда спорт һәм яшьләр сәясәте елы уңаеннан кышкы спартакиада уздырылды.Анда төрле спорт ярышларында катнаштылар.