Аш-Бузинская сельская библиотека - филиал № 4

"Начар гадәтләргә - ЮК!"

25 март көнне "Начар гадәтләргә- ЮК!" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Катнашты 7-9 сыйныф укучылары.

Максат: Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Начар гадәтләрдән арына белергә өйрәтү. Көчле рухлы булырга өндәү.

Әңгәмә барышында укучыларга тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллануның зарары хакында сөйләнде. Кешене упкынга илтүче, җәмгыятьнең явыз дошманы тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм турында гыйбрәтле сүзләр, мисаллар китерелде. Наркомания темасына багышланган презентация күрсәтелде, наркотиклар турында белешмә бирелде. Соңыннан укучылар үз фикерләрен әйтеп, сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк, дигән фикергә килделәр.

Катнашты 6 укучы.