Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

Волейбол турниры

27 нче апрель көнне, әтиебез- мәгариф өлкәсенә бар гомерен багышлаган, Сәрдекбаш урта мәктәбендә озак еллар директор вазыйфасын башкарган,биология- химия фәненнән белем биргән укытучы Нәбиев Мөзәкир Абдулла улы истәлегенә укучылар арасында волейбол турниры уздырылды. Әлеге турнирны аның уллары,оныклары оештырды.
Турнирны ачу өлеше, Нәбиев Мөзәкир Абдулла улының тормыш юлы турындагы истәлекләр, фотолар белән башланып китте. Матур җырлар,биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килгән кунаклар да җылы сүзләре белән күңелләргә җылылык өстәделәр.
Нырья,Мәмәшир,Олыяз,Яниль,Сәрдекбаш командалары арасында көчле һәм матур уеннар булды.Һәр команда үзенең җитез,оста уенчы икәнен күрсәтте. Укучыларга алга таба да зур уңышлар,спортны ташламыйча сәламәт тормыш белән яшәүләрен теләп калабыз. Көчле ярышлардан соң урыннар түбәндәгечә:
1 урын- Сәрдекбаш командасы
2 урын- Яниль командасы
3 урын- Олыяз командасы.
Турнирны уздырырга өлешләрен керткән һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебез турында әйткән җылы сүзләрегез,истәлекләрегез аның рухына дога буларак барып ирешсен иде телибез!