Сардекбашская сельская библиотека - филиал № 33

"Тәмле тамак"

Сәрдекбаш авыл китапханәсендә эшләп килүче "Тәмле тамак" кызыксындыру берләшмәсенең чираттагы утырышы Уразай авылында узды.Балалар белән лаваш белән түгәрәк роллылар ясадык.Кирәкле продуктлар: түгәрәк лаваш, колбаса яки ит, пекин күбестәсе, кореяча кишер,майонез яки башка төрле соуслар.Эш барышы: Лавашның уртасына майонез,соусларны сылыйсы.Аннан озынчага киселгән колбасаны, кишерне җәясе,шулай ук зур кисәкләре белән пекин кәбестәсе яфрагын куясы. Роллы кебек төрәсе һәм тәмләп ашыйсы. Чәйгә эченә шоколад тутырылган финик җимешләре эзерләдек. Финик җимешләрен төшен алып урталай кистек һәм шоколад кисәкләре куеп чыктык.Чәй эчәргә җайлы гына тәмле конфетлар барлыкка килә. Соңыннан ифтар вакытын көтеп бергәләшеп авыз ачтык,теләге булган балалар мәчеттә намаз укыдылар һәм әзерләгән ризыклардан авыз иттек.