Ядыгерьская сельская библиотека - филиал № 31

“Дару үләннәре”

7 июль көнне балалар белән табигать кочагында “Дару үләннәре” исемендә                   дәрес үткәрдем.

Максат:  Дару үләннәренең үзенчәлекләре, әһәмияте, файдасы, аларның үсү һәм яшәү зоналары турында кызыклы мәгълүмат туплау.

Балалар белән дару үләннәрен танырга, дөрес итеп җыярга һәм кулланырга өйрәндек. Бу көнебез кызыклы һәм шул ук вакытта файдалы да үтте.