Асан-Елгинская сельская библиотека - филиал № 3

Светофор дәрес бирә

13 сентябрь көнне Әсән-Елга балалар бакчасында балаларның юлда, урамда, транспортта үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен ныгыту һәм юл билгеләрен тануны, кайда кулланылганын белүләрен камилләштерү максатыннан  "Светофор дәрес бирә" дигән уен-дәрес үткәрелде. Ул шәһәргә сәяхәткә бару формасында үтте. Балалар светофор һәм юл билгеләре белән таныштылыр, транспорт төрләренә кагылышлы табышмаклар чиштеләр,"Светофор" уены уйнадылар.Резеда Вәлиеваның "Күңелле светофор" китабы белән таныштырдым. 13 бала катнашты.