Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Новости

Гаилә җылы оя

11 май көнне Түбән Арбаш клубында китапханә белән берлектә Гаилә көненә карата “Гаилә җылы оя” дигән яшь гаиләләр белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде .Бу әңгәмәдә гаиләләрдә килеп чыга торган ситуацияләрне чишү юлларын уртага салып сөйләштек, кызыклы сорауларга тиз-тиз җаваплар эзләдек, З.Шәфигыйнең “Гаилә серләре” дигән китабына күзәтү ясап, фикер алыштык.

Читаем о войне

«Читаем о войне» акциясе кысаларында балалар белән сугыш турында китапларны кычкырып уку оештырылды, яшь геройлар-пионерларның батырлыгы турында әңгәмә үткәрелде

Георгиевская лента

“Георгиевская лента “акциясе кысаларында авылыбызның хөрмәтле кешеләренә лента өләшенде, аларга сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләдек.

Йомырка жыю

“Йомырка жыю “ Элек –электән тормышлар түгәрәк булсынга, эшләр тәгәрәп барсынга авылыбызда май бәйрәмендә йомырка җыю йоласы булган .Балалар белән уеннар уйнап , өлкәннәр белән йолаларыбызны искә алып сөйләшүләр булды

Җәүһәрләр югалмасын

26.04 клубта Күчмә китапханәгә кергән “Карлыгач” балалар бакчасында “Г. Тукай балаларга - Җәүһәрләр югалмасын “ дигән тема астында аның тормыш юлын, шигырләрен, әкиятләрен укып таныштык.

чернобыль фаҗигасе

25.04.19 чернобыль Мәктәптә укучылар өчен һәм клубта “Чернобыль фаҗигасе “ дигән шушы вакыйгага кагылышлы тематик, мәглүмати әңгәмә уздырылды. Бу фаҗиганеңкешелеккәбик зур зыян салганын аңлаттык. Буфаҗигадә катнашкан кешеләр язмышы турында язылган мәкаләләр укыганнан соң, кеше язмышларын җимерүче андый һәлакәтләрнең бик куркыныч икәнен аңладык, бүтән беркайчанда кабатланмасын иде дигән фикердә калдык

Театр үзе бер дөнья”

19.04. көнне киң катлам өчен “ Китапханә төне “ акциясе кысаларында “Театр үзе бер дөнья” исемле тематик әңгәмә , китап күргәзмәсе белән таныштык һәм театр тормышына багышланган блиц –турнир үткәрелде.”Бу кайсы пьесадан өзек”, “бу кайсы театр артисты” , “бу рольне кем башкара “ , “аның нинди мактаулы исемнәре бар?” шундый сорауларга җаваплар эзләдек һәм үзебезгә кызыклы мәглүматлар алдык.

Эшче һөнәрчеләр елы

11апрель көнне мәктәптә” Эшче һөнәрчеләр елы”на карата 10 сыйныф укучылары катнашында һөнәр сайлауда дөрес юнәлеш бирү максатыннан “Киләчәгеңне сайлый бел” дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды.Без укучылар белән хәрбер профессиянең уңай һәм тискәре якларын санадык, һөнәр турында мәкальләр әйтештек.Соныннан һәркем үзенең күңеленә ошаган һөнәр сайларга тиеш дигән уртак фикердә калдык.

Минем яраткан китабым

Балаларның телен шомарту максатыннан “Минем яраткан китабым “ дигән тиз итеп, кычкырып уку оештырылды Балалар китабы көненә “Безнең китапханә почтасы” китаплар янында экскурсия оештырылды Уйлау һәм фикерләү сәләтен үстерү максатыннан табышмаклар ярышы һәм кызыклы уеннар“Нинди һөнәр яхшырак” Громкие чтение с детьми "Моя любимая книга" "Какая профессия лучше"

Уртак тел таба беләсенме?

13 март көнне балаларда бер-береңә ихтирамлылык, әдәплелек, дуслык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү максатыннан 1-4 сыйныфлар өчен “Дуслаша беләсеңме?” дигән тест- әңгәмә үткәрелде. Җавап яза башлаганчы балалар дус булып йөрүче иптәшләрен күз алдына китерделәр һәм сорауларга җаваплар яздылар “Уртак тел таба беләсенме?” дигән темага багышланган ситуацияләрне чишәргә дә булыштылар.Соңыннан дуслык турында шигырьлә

“Еники укулары”

5 мартта “Еники укулары” акциясе кысаларында мәктәптә 10 сыйныфлар һәм китапханәдә яшьләр өчен Ә.Еникигә 110 ел тулуга карата ” Халык күңеленә юл” дигән иҗаты, тормыш юлы белән танышу булды.Аның иҗатын яратучылар белән “Мәк чәчәге”, “Бер генә сәгатькә”, “Ана һәм кыз” һәм башка хикәяләрен кычкырып укуны оештырып , анализ ясадык . Әсәрләреннән төзелгән сорау –җавап бәйгесе үткәрелде.Барлыгы 13 кеше катнашты( 2 бала) . Акция “Еникеевские чтения” с учениками 10 классов. Громкие чтения. Викторина по творч

Наркомания кешелек дошманы

3 март көнне яшьләр өчен “Наркомания кешелек дошманы”исемле тематик әңгәмә үткәрелде.Яшләргә наркомания, алкоголизм һәм тәмәкенең зарары турында белешмә бирелде, начар гадәтле кешеләрнең билгеләре турында кисәтү ясалды. .6 кеше катнашты

“Әдәби марафон”

Балаларда китапка , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, укчыларның сөйләм телен үстерү һәм әдәби әсәрләрне яратып укырга өйрәтү максатыннан татар теле укытучысы Гибадуллина Ленара һәм Түбән Арбаш авыл китапханәчесе ярдәмендә 4-10 сыйныфлар арасында бер айлык “Әдәби марафон” оештырылды. Укучыларга күчмә китапханә тарафыннан даими китаплар бирелеп барылды.Алар китапны укып , эчтәлеген кыскача дәфтәргә язып бардылар. Аларга Р.Рахман , М.Кәбиров, А.Галиева, А.Әхмәтҗанова, К.Кәримов, Р.Газизов, Н.Әхмәдиев, Н

тематик әнгәмә

7 февраль Татарстан Республикасы гербының туган көне уңаеннан 4 сыйныфлар өчен тематик әңгәмә һәм рәсем конкурсы үткәрелде.Балаларга Дәүләт символлары , гербның рәссамы Р.З Фәхретдиновтурында аңлатма бирелде.Республикабыз Гербында нэрсэлэр сурэтлэнгэн шуны бергэлэп ачыкладык .4 укучы катнашты.

“Сугыш турында укыйбыз”

Акция « Сильные духом .Читаем о войне» 26 январь көнне “Сугыш турында укыйбыз” акциясе һәм “Ленинград блокадасы”ның өзелүенә 75 ел тулу уңаеннан 2-4 сыйныфлар катнашында “Онытырга мөмкин тугел” дигән тематик әңгәмә үткәрелде. Укучылар белән авылыбыз ветераны, хәзергесе көндә мәрхүм булган , шушы боҗрада катнашкан Акрам Хади улы турында да истәлекләр белән бүлештек, бу чолганышта калганнарның ачы язмышы турында аңлатылды. «Рассказы о войне» , Ю.Тумаков «Боевые кони», Катаев В. «Сын полка», Казакевич Э

“Арзамастан Аркадий Голиков”

19 январь көнне 6 сыйныф укучылары катнашында А.Гайдарның тууына 115 ел һәм “Тимур һәм аның командасы” китабы басылып чыкканга 80 ел тулуга багышланган “Арзамастан Аркадий Голиков” дигән әдәби сыйныф сәгате үткәрелде.Укучылар белән аның тормыш юлын һәм иҗатын искә төшереп үттек, һәм сорауларга җавап биреп язучы турында өйрәнгәннәребезне ныгыттык , юбилей китабында басылган әсәрләреннән өзекләрне кычкырып укыдык. 3 укучы катнашты.

балалар өчен “Кыш бабай янында”

3 январь көнне балалар өчен “Кыш бабай янында” дигән күңел ачу чарасы үткәрелде .Балалар уйнап-биеп күңел ачтылар, кызыклы уеннарда катнаштылар. Матур җырлары белән сөендерделәр һәм бүләкләр алдылар.Барлыгы 20 кеше:13 бала катнашты.

“Көмеш кыңгырауда кунакта”

2 январь көнне Түбән Арбаш китапханәсендә язучы һәм балалар өчен чыгучы ”Көмеш кыңгырау”газетасы мөхәррире Факил Сафинның 65 яшьлек юбилеена багышланган “Көмеш кыңгырауда кунакта” исемле әдәби –марафон, танып белү чарасы уздырылды. Китап сөюче гаиләләр белән язучының иҗатына күзәтү ясадык, әсәрләреннән төзелгән сорауларга җавап бирдек, өзекләр укыдык. Балалар белән газетада басылган башваткычларны чиштек, шигырьләрне кычкырып укыдык ,язучының яңа әсәрләре белән таныштык һәм алар “Көмеш кыңгырау”га даими