Нижне-Арбашская сельская библиотека - филиал № 23
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217954-23/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422134, Кукморский р-н, д. Нижний Арбаш, ул.Советская, д.2

Ялгыз коймэ

Гүзәл Галләмова. "Ялгыз көймә" әсәреннән өзек.
Шундый эч пошыргыч, ыгы-зыгылы көннәрнең берсендә авылга ФЗУга киткән җиреннән Садретдин атлы егет кайтты. Хатын-кызлар әсир төшкән немецлар салып киткән подвалдан бәрәңге чыгару белән мәшгуль иде. Садретдиннең подвалга килеп керүе булды, һәркем,
елмаеп, эшен ташлап, аңа текәлде. Яшь кызлар: «О-о-о, Садрый кайткан!» – диештеләр. Саимә аптырап калды. «Кем икән бу шулкадәр зурлап каршыларлык, бар да
куанырлык кеше», – дип уйлады. – Сәла-а-ам, ип-петәшләр һәм дә ип-петәш булмаганнар!
– Сиңа иптәш, дус булмаган кеше бармы икән ул?
– Бар, иптәшләр! Әнә тегендә. – Садретдин Саимәгә төртеп күрсәтте. – Бик мөлаем, тыйнак туташ бар! Танышырга мөмкинме? – дип, Садретдин Саимәгә таба атлады.
– Әй, әй, Миргалим, кайткач, бирә кирәгеңне! Китапханәчебез ул безнең.
– Как раз китап укырга сусап кайткан идем. Китапханәгә килергә буламы-ы? – дип, балаларча сузып куйды Садретдин.
– Китапка килергә була, әлбәттә, Садретдин.
– Уф, үтердең дә салдың. Миңа гомеремдә дә тулы исемем белән эндәшкән кеше юк иде әле. Садрый мин и всё!
– Ошамаса, Садрый дип эндәшермен.
– Ват, именны Садрый дип эндәшегез! Садретдин дигәч, җитмеш яшьлек карт кебек булам. Картайтырга рөхсәте юк абзагызның.
– Әй шушыны, тел бете.
– Бөтенләйгә кайттыңмы?
– Нәрсә, билеңнән бер кочтырмадың да, ужы туйдың дамы миннән?
Подвалны яңгыратып көлделәр. “Әллә ни кызык та түгел, нигә шаркылдарга әзер тора соң болар?” – дип баш ватты Саимә.
– Туймадым инде, туймадым. Алайса эшләргә кайттың?
– Эшләп кем баеган?!
– Яше-карты рәхәтләнеп көлде. Садретдин мут кына елмайды да: “Ачма тәрәзәңне пока я не приду!” дип көйләп, йөрешләренә кыланчык хәрәкәтләр салып, подвалдан чыгу юлына борылды. Садретдинне зур канәгатьлек белән көлешеп озатып калдылар. Саимә: “Кем ул?” – дип сораганга, Рабига: “Кем булсын, Садрый инде”, – дип, авызын колагына кадәр җәйде. Шуннан башка мәгълүмат ала алмады ул. “Шаян булганга күз өстендәге каш итеп карыйлардыр”, – дип уйлады Саимә.