Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

9 июнь- дуслык көне

 9 июнь -Бөтендөнья дуслык көне. Шул уңайдан китапханәдә "Дуслык белән көчле без" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә нәрсә ул дуслык? Син дуслыкны ничек аңлыйсың? һәм башка сорауларга җавап эзләдек. Дуслык турында рәсемнәр ясадык, шулай ук дуслык турында язылган китаплар белән таныштык. Урамга чыгып балалар мәйданчыгында уйнап кердек һәм түгәрәк өстәл артында тәмләп чәй эчтек.