Манзарасская сельская библиотека - филиал № 18

"Башваткыч" "Головоломка"

    20нче апрель көнне ил күләмендә ел саен уздырылучы «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясе үтте. Манзарас авыл китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды. Россиядә гаилә елы уңаеннан китапханә төне “Бөтен гаиләбез белән укыйбыз” дигән дивиз астында үткәрелде. Китапханәдә күп балалы гаиләләр арасында “Башваткыч” уены үткәрелде. Барлыгы өч уенчы һәм аларның балалары катнашты. Алар Сиразутдинова Гөлчәчәк кызлары Алсу һәм Лилия белән, Фазылгалиева Раушания кызы Айсылу белән һәм Ногманова Гөлчәчәк. Экранда төрле темага сораулар бирелде шул сорауларга җаваплар алынды. Ә әниләрнең кызлары матур җырларын бүләк иттеләр. Тамашачылар да тик утырмадылар, алар да табышмакларга җавап бирделәр. Һәр ярышның да җиңүчесе була, бүгенге бәйгенең дә җиңүчесе булып Сиразутдинова Гөлчәчәк Фоат кызы калды. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 

    20 апреля прошла Всероссийская ежегодная общероссийская акция “Библионочь-2024". К акции присоединилась и Манзарасская сельская библиотека. Библионочь прошла под девизом “Читаем всей семьей”. В библиотеке была проведена игра “Головоломка” среди многодетных семей. Всего участвовало три игрока и их дети. Это Сиразутдинова Гульчачак с дочерьми Алсу и Лилией, Фазылгалиева Раушаниевна с  дочкой Айсылу и Нугманова Гульчачак. На экране задавались вопросы на разные темы. А дочери матерей подарили красивые песни. Зрители тоже не сидели сложа руки, они тоже отвечали на загадки. Победительницей  стала Сиразутдинова Гульчачак Фоатовна. Все участники были награждены памятными подарками.с