Каркаусская сельская библиотека - филиал № 17

Новости

Туган телгә карата “Халык җәүһәрләре” кичә Ташлы-Елга мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән.

Максат: укучыларда туган телгә карата, аларда милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру. Халык иҗатын өйрәнү – безнең зиһенебезне баета, дөньяга карашыбызны киңәйтә, тел байлыгыбызны, белемебезне үстерә, тарихыбызны аңларга ярдәм итә . Безнең милли киемнәребез халыкның рухи байлыгының бик мөһим өлеше.. Татар милли киемнәрендә ак, кызыл, яшел, зәңгәр төсләр өстенлек иткән.

“Җомак әйтәм –җавап тап” табышмаклар уены китапханәдә

Кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт иттек. Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зиһенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтеме дә шуңа ишарә.

“Әкияти дөнья” кичә 1-4 сыйныф. (Күчмә китапханә)

Максат: Әкият, мәкальләр нигезендә балаларда шафкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре, өлкәннәргә карата игътибарлы булу сыйфатларын, туган якка, китапка мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

"Укучының Мәдәни көндәлеге"

15 сентябрь көнне Кәркәүч авылы китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен “Укучының мәдәни көндәлеге”- дип исемләнгән китапханә сәгате узды.