Средне-Юрткульская сельская библиотека - филиал № 23

«Тукай безнең йөрәкләрдә»

26 апрельдә Урта Йорткүл авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Тукай безнең йөрәкләрдә» дигән шигъри очрашу узды.
Чарада катнашучылар игътибарына китапханәче тарафыннан "Без-Тукайлы халык!" исемле китап күргәзмәсе тәгъдим ителде. Анда язучы иҗат иткән басмалар, язучының тормыш юлын чагылдырган китаплар тәкъдим ителде. Әхмәтҗанова Айсылу белән , Вәлиева Айсылу шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштыралар, Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкардылар.
Чарада катнашучылар Габдулла Тукайның шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укыдылар.
Очрашуны «Туган тел» җыры белән тәмамладык.