"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз"
Чәчәкле авылы китапханәсе "Бөек Ватан сугышы партизанына"медаленең 75-еллыгы уңаеннан "Көчле рухлылар:разведчиклар һәм партизаннар турында китап укыйбыз" дип исемләнгән акциягә кушылды. Сугыш турында китаплардан күргәзмә оештырылды. Чарага башлангыч мәктәпнең 1-4 сыйныф укучылары чакырылды. А.Н. Печорскаяның "Балалар-Бөек Ватан сугышы геройлары", В.Лавреневның "Зур йөрәк" китапларын укыдык,фикер алыштык.