Ягез әле,әниләр!
...Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән...
8 март көнне мәдәният йортында "Ягез әле, әниләр! " бәйгесе булып үтте. "Алчәчәк" белән "Гөлчәчәк" командалары төрле конкурс-биремнәрне үтәделәр, җыр-моң , бию бәйгеләрендә ярыштылар, мәкал-әйтемнәрне дәвам иттеләр, т табышмакларга җавап таптылар. Халкыбызның күмәк уеннары " Алмалы", "Карабай" уеннарын уйнап күрсәттеләр.