фольклор сәгате
21 февраль -Халыкара туган тел көне.
Китапханәдә китап укучылар белән фольклор сәгате үткәрелде. Китап укучылар белән халкыбызның күңел җәүһәрләре - татар халкы фольклоры турында сөйләштек. Мәкальләр, тизәйткечләр, әйтештек, табышмакларга җавап таптык. Халкыбызның борынгыдан килгән тагын бер мирасы- мөнәҗәт, бәетләр тыңладык.