Камалышта калган шәһәр
27 гыйнвар - Ленинград блокадасы камалышын тәмамлау көне. Шул уңайдан, яшүсмерләр өчен " Камалышта калган шәһәр" дип исемләнгән тарих сәгате булып узды.
Китапханәче Гаязова Г. һәм мәдәният йорты җитәкчесе Мазаев М балаларга Ленинград камалышында яшәүчеләрнең авыр сынаулары турында сөйләде. Оборонада катнашучыларның һәм Невадагы шәһәр халкының батырлыгы берәүне дә битараф калдырмады. Ленинград шәһәре камалышы турында презентация күрсәтелде.