Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Абдулла Алиш-безнең якташыбыз

Якташыбыз  балалар  язучысы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышы  каһарманы Абдулла Алишның тууына 15 сентябрьда 115  ел була. Китапханәдә  балалар белән язучының тормышы, иҗаты турында әңгәмә кордык, күргәзмә белән таныштык, әкиятләр турында фикер алыштык.