Чечеклинская сельская библиотека - филиал № 19

Яз һәм шатлык хәбәрчеләре

1 апрель- Халыкара кошлар көне. Китапханәдә кошлар турында балалар белән уен-викторина үткәрелде. Китапханәче балаларга кошлар,аларны саклау, аларның авыл хуҗалыгында нинди  зур файда китерүләре турында сөйләде. Туган ягыбызга язын очып кайтучы кошлар турында белемнәрен яңарттылар. Кошлар турында күргәзмә дә балалар өчен кызыклы булды.