Сәләмәтлекне саклап яшик!
Бүген китапханәбездә "Сәләмәтлекне саклап яшик"дип аталган, сәләмәтлекне саклау,ныгыту буенча файдалы киңәшләр сәгате булып үтте. Авылыбыз фельдшеры Галина Николаевна катнашучылар белән сәләмәт яшәү рәвеше алып бару турында :тәнне чисталыкта тоту, туклану,физик хезмәт,физик күнегүләр хакында әңгәмә алып барды. Китап укучылар күргәзмә белән дә таныштылар, һәркем үзенә файдалы мәгьлүмат алып китте.