"Тормыш яме- әнкәй,хатын-кыз..."
Китапханәдә 8 -март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Тормыш яме- әнкәй,хатын-кыз..."дип аталган чара булып үтте. Бәйрәм чарасы хатын-кызларыбызны якынлашып килүче бәйрәм белән котлаудан башланып китте. Бәйрәм гүзәл хатын-кызларыбызга , әниләребезгә багышланган нәфис сүз, җыр, уеннар белән үрелеп барды, соңыннан чәй табыны артында серләштек-сөйләштек.