…Сөйлим әнием турында...
8 март халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан китапханәдә
« …Сөйлим әнием турында...” дип аталган чара үткәрелде. Әниләр турында шигырләр укылды, мәкаль- әйтемнәрне искә төшердек , шаяру катыш “Нишләргә кирәк?” уенын да уйнап алдык. Солтания апаның әниләр турында бәян укуын тын да алмый тыңладык. Әңгәмәбез чәй табыны артында да җылы ,бәйрәм рухында дәвам итте.