Центральная библиотека

"Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде..." китап күргәзмәсе

Буа үзәк китапханәсендә якташ язучы Әхмәт Рәшиткә 85 яшь тулу уңаеннан "Шигырь миңа тиңсез кодрәт бирде..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Әхмәт Әхәт улы Рәшитов — татар шагыйре, публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ССРБ Язучылар берлеге әгзәсе (1979 елдан), Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты.