Аксунская сельская библиотека - филиал № 5

Новости

1июнь-балаларны халыкара яклау көненә карата "Балачак-үзе бәйрәм" темасы астында башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханә, мәдәният йорты һәм Аксу урта мәктәбе коллективы белән берлектә бәйрәм тамашасы оештырылды. Бәйрәмнең беренче өлешендә китапханәче балаларга бу көннең барлыкка килү тарихы турында сөйләп китте, шагыйрьләребезнең балалар темасына иҗат иткән шигырьләрен укыды. Ә бәйрәмнең икенче өлешендә балалар Сабан туе оештырылды.

31нче май көнне Аксу авылы китапханәсендә Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан "Без тәмәке тартуга каршы" дигән темага әңгәмә үткәрелде.Чарада урта төркем укучылары һәм ФАП мөдире Гарафутдинова Р.Ш. катнашты.

29май-балалар шагыйре Бари Рәхмәтнең тууына 120 ел тулу уңаеннан китапханәдә кече төркем укучылары белән "Балачак илендә" темасына шигъри сәгать үткәрелде. Китапханәче укучыларны шагырьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.Укучылар Б.Рәхмәтнең китапханәдә булган китапларыннан сәнгатьле итеп шигырьләр укыдылар. "Җәй җитте", "Минем дуслар" шигырьләре буенча фикер алышу үткәрелде.

27май-Китапханәләр көне уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Китапханә тормышыннан" дигән исем астында информация сәгате үткәрелде. Чарада Аксу авылы җирлеге җитәкчесе Гатауллин Ш.Г. та катнашты. Ул китапханәчене һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, эшендә уңышлар теләде.

26нчы май көнне Аксу авыл китапханәсенә Аксу балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар экскурсиягә килделәр.Алар өчен китапханәче Нургалиева Ф.Җ. "Дөньяны танып белү китаплардан башлана" дип исемләнгән танып белү сәгате үткәрде.Ул балаларга китапларның могҗизалы дөньясы турында сөйләде.Китапларны ертмаска,пөхтә итеп карарга, укырга кирәклеген аңлатты. "Рәсемдә кем?" әдәби уенында балалар актив катнаштылар.Шушы чор яшьтәге балалар өчен китапханә алдыра торган журналларны балалар яратып карадылар.

25нче май көнне Аксу урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде. Тантанада Аксу авыл җирлеге, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре дә катнашты. Алар чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котладылар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

25май-язучы, публицист, сынчы Миргазиан Юнысның тууына 90 ел тулу уңаеннан Аксу авылы китапханәсендә "Энҗеләр табучы әдип" дигән тема астында әдәби сәгать үткәрелде.Чарада өлкән төркем укучылары катнашты.Китапханәче Нургалиева Ф.Җ. укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән презентация аша таныштырды.Ә укучылар М.Юнысның әсәрләрендә туган якны сагыну, туган җиргә, табигатькә мәхәббәт хисләрен чагылдырган урыннарны укып күрсәттеләр һәм фикер алыштылар. Ахырдан тест сорауларына җаваплар бирделәр.

24нче май көнне кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен Аксу авылы китапханәсендә "Минем яраткан китабым" дигән исем астында сәнгатьле итеп кычкырып уку сәгате оештырылды.Балалар бик яратып әкиятләрдән өзекләр, яраткан шигырьләрен укып күрсәттеләр. Ахырдан үзләре арасыннан иң сәнгатьле укучыны билгеләделәр.Ул - 2нче сыйныф укучысы Сабирзянова Язилә. Укучылар өйләренә укырга китаплар алдылар.

Аксу авылы китапханәсендә 23нче майдан 28нче майга кадәр 27май-Китапханәләр көне уңаеннан ачык ишекләр атналыгы игълан ителде.23нче май көнне китапханәдә китапханәнең китап сөюче дуслары белән "Китаплар илендә" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.Әңгәмә барышында балалар ел дәвамында үзләре укыган китаплары турында фикер алыштылар.Укучыларга "Китап-якын дус" дигән презентация күрсәтелде, "Китап-белем чишмәсе" исеме астында куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

13нче май көнне Аксу авылы китапханәчесе, Бик-Үти, Аксу, Ташкичү авылларын берләштергән "Дуслык" агитбригадасы белән берлектә "Бола" агрофирмасы кырларында иген чәчүче механизаторлар янында булды. Агитбригада членнары аларга җылы сүзләр, матур шигырьләр бүләк итте һәм исәнлек-саулык, алдагы көннәрендә зур уңышларга ирешүләрен теләделәр.Ә китапханәче Нургалиева Ф.Җ. "Язын чәчсәң, сазга чәч" темасы астында республика, район яңалыклары белән таныштырды.

Әдәби-музыкаль кичә: "Сызылып таң атканда"

9май-Бөек Җиңү көненә карата китапханәдә ай башында "Һәр йөрәктән үтә Җиңү сүзе, батырларын барлый Ватаным" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. Ә 8нче май көнне Аксу мәдәният йортында китапханә , мәктәп, Аксу авыл җирлеге, "Бола" агрофирмасы белән берлектә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган зур кичә үткәрелде. Бу кичәдә Бөек Ватан сугышы ветераны Мөлеков Котдүс абый катнашты.Мәктәп укучылары тарафыннан "Сызылып таң атканда" темасына әдәби-музыкаль кичә күрсәтелде.Бәйрәм "Үлемсез полк" акциясе белән д

"Алар даны мәңгелек!"

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлашкан көннәрдә китапханә һәм мәдәният йорты җитәкчесе хезмәткәрләре тарафыннан сугыш кырында ятып калган авылдашларыбызга куелган һәйкәл тирәсен чистарту, буяу эшләре башкарылды.

26 нчы апрель көнне Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай-ның тууына 131 ел тулу уңаеннан китапханәдә Шигърият бәйрәме үткәрелде.Ул "Г.Тукай-татар шигърияте гөмбәзендә балкучы якты кояш" темасы астында узды. Анда шигырь кичәсендә урын яулаган укучылар катнашты. Бәйрәм барышында югары сыйныф укучылары тарафыннан Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар яңгырады. 1-3 урыннар яулаган укучыларга Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

22нче апрель көнне Аксу авылы китапханәсендә "Экология көне", "Җир көне", "Экология елы" акциясенә кушылып, урта төркем уку-чылар белән "Җиребезне саклап калыйк!" темасына әңгәмә үткә-релде. Әңгәмә барышында укучылар белән авылыбызның экологик проблемаларына тукталдык, аларны чишү юлларын эзләдек. "Табигать - уртак йортыбыз" темасы астында куелган китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Апрель ае-Тукай ае.Китапханәдә ай башында ук "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. 20 нче апрель көнне Аксу урта мәктәбендә 5нче филиал мөдире Нургалиева Ф.Җ. тарафыннан Г.Тукай, башка шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле укуга багышлап шигырь кичәсе үткәрелде. Анда 1-8нче сыйныф укучылары катнашты.Алар бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр иде.Һәр сыйныфта иң сәнгатьле укучылар билгеләнде.

Апрель ае-Тукай ае.Китапханәдә ай башында ук "Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын" темасына китап күргәзмәсе оештырылды. 20 нче апрель көнне Аксу урта мәктәбендә 5нче филиал мөдире Нургалиева Ф.Җ. тарафыннан Г.Тукай, башка шагыйрьләребезнең шигырьләрен сәнгатьле укуга багышлап шигырь кичәсе үткәрелде. Анда 1-8нче сыйныф укучылары катнашты.Алар бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр иде.Һәр сыйныфта иң сәнгатьле укучылар билгеләнде.Алар 26нчы апрель көнне-Г.Тукай туган көнне Аксу авылы китапханәсендә ү

17нче апрельдән республикабызда "Добрый Татарстан-Мәрхәмәтле Татарстан" акциясе старт алды. Аксу авылы китапханәсе дә бу акциягә кушылып, берничә чара үткәрде.18нче апрель көнне китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне уңаеннан "Тарихи Ватаныбызны саклыйк" акциясендә катнаштык. Сугыш кырында ятып калган авылдашларыбыз өчен куелган һәйкәл тирәсен җыештырдык.

14нче апрель көнне Аксу авылы китапханәсендә шагыйрә Йолдыз Шәраповага 55яшь тулу уңаеннан "Шигъри йолдызлык" темасына әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында балаларны шагыйрә Йолдыз Шәрапованың тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; әдәби әсәр геройларының эш-гамәлләре үрнәгендә балаларда әдәплелек, кешелеклелек, олыларга ихтирам хисе тәрбияләү, укучыларда мавыктыргыч шигърият дөньясы белән кызыксыну уяту максаты куелды.

Чисталык бәйрәме: "Сәламәтлек чишмәсе"

9нчы апрель көнне 7апрель-Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата 6нчы сыйныф укучылары белән мәдәният йортында чисталык бәйрәме үткәрелде. Ул "Сәламәтлек чишмәсе" дигән тема астында узды. Бәйрәмгә "Саулык-зур байлык" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәнең беренче өлешендә китапханәче Нургалиева Ф.Җ. "Сәламәтлек-зур байлык" темасына чыгыш ясады,сәламәтлеккә бәйле мәкальләр искә төшерелде, табышмакларга җаваплар табылды. Мәдәният йорты җитәкчесе Замалтдинова Р.Җ. бәйрәмнең икенче өлешендә төрле сп

2нче апрель көнне Аксу авылы китапханәсендә 2апрель- Халыкара балалар китабы көненә карата "Минем сөйгән китабым" темасына китаплар иленә сәяхәт үткәрелде.Укучылар сәяхәт вакытында "Кәгазьләр тукталышы","Китапханә тукталышы","Китаплар хастаханәсе" дигән тукталышларда булып, күп нәрсәләр белделәр.Ике төркемгә бүленеп,китапханәче Нургалиева Ф.Җ. әзерләгән биремнәрне үтәп, көч сынаштылар.

Аксу авылы китапханәсендә балаларның язгы каникул көннәрендә "Китап-серле дөнья" темасы астында китап атналыгы барды.Атналыкның берничә көне РФ һәм ТР да Экология елы булуын исәпкә алып,үткәрелгән чаралар экология темасына багышланды.Мәсәлән,22март-Бөтендөнья су көнендә "Су-яшәү чыганагы" темасына экологик әңгәмә булып узды. "Әдәбият сөючеләр" клубы әгъзалары белән 27март-Халыкара театр көнендә "Хикмәтле дә, серле дә театр"дигән кичә үткәрелде.