07 июня 2018
Район мэдэният йорты, "Наркотикларга корэш чараларына каршы" оештырган конкурс кысаларында, 7 июнь Килдураз авыл мэдэният йорты, китапханэ белэн берлектэ "Кызыл калфакта кунакта" дигэн моноспектакль курсэтте.
06 июня 2018
Килдураз авыл китапханэсендэ, Россиядэ Пушкин коне унаеннан, "Пушкин экиятлэренэ сэяхэт" дигэн кичэ уткэрелде.
01 июня 2018
Килдураз мэдэният йортында , китапханэ белэн берлектэ 1- июнь Балаларны яклау коненэ карата "Балачак иленэ" дигэн уен кичэ уздырылды. Балалар торле уеннарда бик актив катнаштылар. Кунакка килгэн шамакай (клоун) белэн кунел ачтылар. Кайнар карабодай боткасыннан авыз иттелэр.
31 мая 2018
Килдураз балалар бакчасында китапханэ белэн берлектэ мәктәпкә баручы балалар өчен, "Саубул бакча" дигән чыгарылыш кичәсе үткәрелде.
24 мая 2018
Килдураз урта мэктэбендэ Сонгы кынгырау бэйрэме уткэрелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына, имтиханнарында бары тик унышлар гына юлдаш булсын дигэн телэктэ калыйк. 24 май
19 мая 2018
19 май пионер туган көне уңаеннан, Килдураз урта мәктәбе урман буена чыкты. Балалар өчен оештырылган уеннар, спорт ярышларында балалар бик теләп катнашты. Әлеге бәйрәмгә, әкияттә урман хуҗалары булган, шүрәле белән убырлыда килгән иде.
09 мая 2018
Килдураз мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янында, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг уздырылды. Бәйрәм бүгенгесе көндә вафат булган, яу кырында ятып калган батырларыбыз рухына коръән уку белән башланып китте. Бәйрәм барышында сугыш чоры балалары, кунаклар, мәктәп укучылары матур теләкләр җиткерделәр, шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Әлеге бәйрәмгә килгән әби- бабайларга, апа - абыйларга, кунакларга, барлык катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Бәйрәм белән
27 апреля 2018
27.04.18. Килдураз авылы балалар бакчасында, боек язучы Габдулла Тукай туган коненэ карата бэйрэм уздырылды.
26 апреля 2018
Буген бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн. Әлеге уңайдан Килдураз урта мәктәбендә, Габдулла Тукайга багышланган кичә үткәрелде. Укучылары шигырьләр сөйләде, 7 сыйныф кызлары җырлады. Матур биюләр, бәетләр башкарылды. Килдураз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Өмет" халык театры Г.Тукайнын "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерде. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
21 апреля 2018
21.04.2018 Килдураз авыл җирлегендә өмәләр башланды. Барлык авылдашларны да өмәләрдә актив катнашырга чакырабыз. Йорт - тирәләреннән чүп чарларыгызны җыюыгыз сорала.
20 апреля 2018
Килдураз балалар бакчасында: балалар бакчасы, китапханә, мәдәният йорты белән берлектә, Л. Н. Толстойның 190 еллыгына карата, "Әкияттә - кунакта" дигән кичә үткәрелде. Кичәдә Толстой әкиятләрен кычкырып уку оештырылды. Әкиятләреннән күренеш күрсәтелде.
19 апреля 2018
19.04.18. Килдураз авыл жирлегенэ кергэн авылларга, авыл жирлеге, китапханэ, мэдэният хезмэткэрлэре Боек Ватан сугышыннан исэн - сау эйлэнеп кайтып, бугенгесе кондэ мэрхум булганнарнын тормыш иптэшлэренэ, районнан кайтарылган булэклэр тапшырдылар.
06 апреля 2018
06.04.18 Килдураз авыл китапханэсендэ "Ин куп китап укучылар" кичэсе уткэрелде.
03 апреля 2018
03.04.18 Килдураз балалар бакчасында, мэдэният йорты, авыл китапханэсе белэн берлектэ, 1 апрель кошлар коненэ карата "Кошларым - дусларым" дигэн эдэби музыкаль кичэ уздырылды.
01 апреля 2018
1.04.18 Килдураз мәдәният йортында "Өмет" халык театры, Рәмзия Хөсәенованың "Табылдык" спектаклен күрсәтте. Катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәт.
30 марта 2018
30.03.18 Килдураз мәдәният йортында "Моңлы тамчы" - "Звонкая капель" 6 Республика балалар фольклор коллективлары фестивале үткәрелде. Саба, Лаеш, Буа, Алексеевский районыннан килгән балалар фольклор чыгышларын күрсәттеләр. Әлеге бәйрәмдә актив катнашкан Килдураз урта мәктәп коллективына, укучыларга, тамашачыларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
26 марта 2018
26 март Рабит Батуллага 80 яшь тулу унаеннан, авыл китапханэсендэ, мэктэп, мэдэният йорты, китапханэ белэн берлектэ, Рабит Батулланын ижатына багышлап кичэ уткэрелде.
24 марта 2018
Килдураз мәдәният йортында: мәктәп, китапханә, авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә НӘҮРҮЗ бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә шигырьләр сөйләнелде, җырлар җырланды, кичке уеннар күрсәтелде. Килгән кунаклар кайнар коймак белән чәй эчтеләр. Хәмидуллин Захит абый балаларны җигелгән ат белән урам буйлап утыртып йөрде. Әлеге матур, күркәм бәйрәмдә катнашучыларга, тамашачы авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
16 марта 2018
16.03.18. Килдураз авылы китапханәсендә,"Без экстремизмга һәм терроризмага каршы" дигән презентация уздырылды.
14 марта 2018
14.03.18 Килдураз авыл китапханәсендә, бөтендөнья язучылар көне уңаеннан, авылыбыздагы каләм тибрәтүчеләр белән шигъри моңлы кичә үткәрелде.