Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Новости

Халыкара хатын кызлар көне уңаеннан, ТАССРның 100 еллыгына багышлап 5 март көнне Күл-Черкен авылы китапханәсендә гомерләрен сыер савучы хөнәре белән бәйләгән һәм бүгенге көндә дә сыер савучы булып эшләүче кызларыбыз һәм лаеклы ялда булучы апаларыбыз белән түгәрәк өстәл артында бәйрәм кичәсе үткәрелде.

04 март көнне Күл-Черкен авыл китапханәсе халыкара хатын-кызлар көненә багышлап һәм "Бөтендөнья кычкырып китап уку" акциясенә кушылып, башлангыч сыйныф укучылары белән С.Сәүбәнованың "Фил малае Зурколак" әкиятенең "Зурколак бишек эзли", урта сыйныф укучылары белән Гыймадиева Л.Н.ның "Мин аңа бәхет телим" дигән хикәяләр китабыннан "Әни нигә елый?", "Куллары йомшак иде" дигән хикәяләрен кычкырып уку үткәрелде. Соңыннан укучылар фикерләре белән уртаклаштылар.

3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Күл-Черкен авылы китапханәсендә татар, рус язучыларының әсәрләре буенча китап күргәзмәсе оештырылды. Башлангыч сыйныф укучылары белән шушы китаплар белән таныштык.