Ново-Чечкабская сельская библиотека - филиал № 25

Новости

"Кояшлы ил"

"Кояшлы ил" : республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә катнашу

Күктә ничә йолдыз бар?

14 декабрь көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь , язучы , күп кенә җырлар авторы Нур Әхмәдиевнең тууына 75 ел тула. Ул — төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары («Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» Һ.6.), соңгы елларда «Аргамак» журналында дөнья күргән «Гречанкам минем» повесте, «Кайту» исемле кинопов

Конституция- Россиянең төп законы

12 декабрьдә Россиядә Конституция көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан яшьләр белән “Конституция –Россиянең төп законы” дигән темага түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Яшьләр Конституциядә язылган хокуклар һәм бурычларны искә төшерделәр, аларның үтәлүе турында үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.

9 декабрь-Ватан геройлары көне

«9 декабрь– Ватан геройлары көне» — китапханәдә узган танып- белү сәгатендә төп максат булып балаларга Батыр сүзе нәрсәне аңлатканны, батырлык мәгънәсен ничек аңлаганнарын ачыклау , Бөек Ватан сугышында катнашкан Герой пионерлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары турында мәгълүмат бирү булды. Шулай ук укучылар кайнар нокталарда хезмәт иткән якташ- ветераннарның күрсәткән батырлыклары белән таныштылар, батырлык турындагы мәкальләрне таптылар.

"Китапханә-могҗизалар иле!"

27 май- Бөтенроссия китапханәләр көне. Бу уңайдан китапханәдә “Китапханә-могҗизалар иле!” дип исемләнгән библиографик дәрес узды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. башлангыч сыйныфларга китапханә эшчәнлеге турында, китапханәченең көндәлек эш тәртибе турында таныштырып китте. Балалар яңа кайткан китаплар белән танышып , үзләрен дә китапханәче урынына куеп, формуляр тутырып карадылар. Үзләре өчен кызыклы булган сорауларга җавап таптылар. Чара барышында шигырьләр, яңа китаплардан өзекләр укылды, матур, җылы теләкләр

"Без-тәмәкегә каршы!"

31 май Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне. Бу көнне китапханәдә яшүсмерләр белән “Без- тәмәкегә каршы” дип исемләнгән әңгәмә булды. Китапханәче Саттарова Ф.Г. тәмәкенең безнең җәмгыятькә кайчан килеп керүе турында, кешенең организмына тәэсире турында чыгыш ясады. Яшүсмерләр бу турыда үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ахырдан шул исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

"Бәхетле балачагым!"

1 июнь Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан мәдәният йорты белән берлектә “Бәхетле балачагым!” дигән уен-ярыш үткәрелде. Чара барышында балалар шашка-шахмат уйнадылар, асфальтка рәсемнәр ясадылар, җырладылар, биеделәр. Төрле табышмак, мәкальләр буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.