“Кошлар безнең дусларыбыз”
1 апрель халыкара кошлар көне уңаеннан Иске Карабаян авылы китапханәсендә “Кошлар безнең дусларыбыз” дип исемләнгән танып белү сәгате булып үтте. Максат: кошларны тану һәм дөрес итеп исемнәрен әйтү, күчмә, кышлаучы кошлар төшенчәсен ныгыту, уен-инсценировка аша балаларга яңа белем бирү, “кызыл китап” белән таныштыру иде. Чара ахрында балалар кошлар турында үзләре яратып укый торган шигырьләрен укыдылар.