Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Серле әкиятләр остасы”

Роза Хафизова - балалар һәм үсмерләр өчен егермедән артык китап авторы. Ул тәрҗемә эшчәнлеге белән бик күп шөгыльләнгән. Балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлары өчен Роза Саид кызына Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде. Ул - А.Алиш исемендәге премия лауреаты (2002 ел). Р.Хафизова әсәрләренең төп геройлары булып кошлар һәм хайваннар тора. 95 ел тулу уңаеннан китапханәче балаларга презентация күрсәтте һәм «Серле әкиятләре остасы» темасына әңгәмә үткәрде. Шулай ук балалар әкиятләре һәм Р.Хафизованың хикәяләренең төп мәгънәсен аңлатты.