Кукчинская сельская библиотека - филиал № 11

«Китапларның – якын дусты, булсын иде һәр бала»

Китап - кешенең борынгы уйлап табуы, аның ярдәмендә кешеләр язу, файдалы һәм мөһим мәгълүматны саклап калганнар. Китапны кыйммәтле әйбер итеп саклаганнар һәм буыннан буынга тапшырганнар. Китаплар кешене яшьтән үк каршы ала һәм гомер буе озата бара. Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Китапларның - якын дусты, булсын иде һәр бала” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга китапханә турында кызыклы фильм  күрсәттеләр һәм берничә кызыклы факт сөйләделәр, бергә кызыклы әкиятләр, хикәяләр дә укыдылар.