Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Минем Туган ягым - Татарстан"

  27 февральдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча "Минем Туган ягым - Татарстан" дигән тарихи квиз узды. Укучылар төрле юнәлешләрдә туган якны өйрәнү биремнәрен үтәделәр. Квиз республикабызның тарихы, төп символлары, истәлекле урыннары турындагы сораулар ярдәмендә үтте. Сораулардан тыш, катнашучылар иҗади биремнәр дә эшләделәр. Укучылар милли ашлар, милли костюмнар, бәйрәмнәр турында бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар. Балалар Татарстан шәһәрләре һәм районнары буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, республиканың мөһим дәүләт символлары белән таныштылар.