Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Солдатлар Ватанны саклый"

25 февральдә Шәдке  авылы мәдәният хезмәткәрләре "Солдатлар Ватанны саклый" дигән тематик кичә  үткәрделәр. Алар чарада катнашучыларга ни өчен нәкъ менә 23 февральдә илебезнең тынычлыгын саклаучыларны Ватанны саклаучылар  дип йөртүләре  турында сөйләделәр. Бәйрәмгә бүгенге көндә Армия сафларында хезмәт итүчеләрнең  әти-әниләре чакырылган иде. Армиянең барлыкка килү тарихы, аның сугышчан үткәне, армиянең бүгенге хәле белән таныштылар.  Бөек Ватан сугышы геройларының, Ватан геройларының исемнәрен искә төшерделәр. Кичә чәй эчү белән тәмамланды.