Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

"Басни Крылова"

13 февральдә бөек рус язучысы Иван Андреевич Крыловның тууына 255 ел тула. И.А. Крылов һәр укучыга балачактан ук таныш. Автор каләме астында 200дән артык әкият чыга.  Һәрбер әсәре  реалистик җанлылыгы, юморы һәм искиткеч теле белән аерылып тора. Шәтке авыл китапханәсендә «Басни Крылова» дигән китап күргәзмәсе янында күзәтү уздырылды.  Китапханәче Галимуллина К.Х. укучыларны Иван Андреевич Крылов әкиятләрендәге ачык иллюстрацияле китаплар белән таныштырды. Крылов әкиятләре безне чын әхлакый кыйммәтләрне, халык зирәклеген, тормыш тәҗрибәсен аңларга өйрәтә.