Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

«Знатоки книжных богатств»

Шәтке авыл китапханәсендә «Пушкин картасы» проекты кысаларында 17 ноябрьдә «Китап байлыгын белүчеләр» дигән интеллектуаль уен узды. Әлеге уен уку һәм китаплар белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлдерелгән. Уен вакытында катнашучылар әдәбият өлкәсендәге белемнәрен сынап карадылар.

Уенның беренче өлеше - «Кереш». Язучыларның портретларын карап, балалар хатасыз аларның фамилияләрен, исемнәрен  атадылар.

Икенче өлеш әдәби борылышлар. Балалар шаярту исемнәрендә чын әдәби әсәрләрне таныдылар.

Өченче өлеш кара тартма. Китапханәче тартмадан төрле әдәби әсәрләр геройларына караган әйберләрне чыгара, ә балалар бу әйбернең кайсы әсәрдән икәнен атадылар, һәм өстәмә очконы авторны һәм әсәрне дөрес атаган бала алды.

«Әдәби геройларга һәйкәлләр» категориясендә балалар һәйкәлләр куелган персонажларны таныды.