Шадкинская сельская библиотека - филиал № 20

милли хәзинә

"Милли хәзинә" район фольклор фестиваленең сайлап алу туры 10 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында үтте.  Әлеге кичәне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән мәдәният йорты мөдире  милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру максатыннан, шулай ук 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан үткәрделәр. Татар халкын милләт буларак саклап калу, үстерү, үткәннәр турында түкми-чәчми балаларыбызга тапшыру ─ хәзерге буынның төп вазыйфасы. Кичәдә татар халык биюләре, җырлары башкарылды, “Әбием сандыгы” , “Шәл бәйләү өмәсе”  фольклор күренешләре күрсәтелде, милли күргәзмә эшләп торды.